Халык электрон документларны мобиль кушымта аша саклый һәм күрсәтә ала

2021 елның 16 апреле, җомга

2021 елның июнендә шәхси документларны цифрлы рәвештә саклау һәм күрсәтү өчен «ГосДоклар» яңа мобиль кушымтасын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Кушымта үз эшен тест режимында башлаячак. Бу хакта Россия цифрлы үсеш министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенге көндә күп кенә гражданнар үз документларының цифрлы күчермәләрен — паспорт, машина йөртү таныклыгы, транспорт чарасын теркәү турында таныклык, ЗАГС органнарыннан таныклыклар һәм башкалар — электрон почта, болытлы саклагыч яки фотографияләр рәвешендәге смартфоннарда саклыйлар.

«ГосДоклар» мобиль кушымтасы уңайлы, ә иң мөһиме, документларны электрон саклау өчен куркынычсыз ысул булачак. Кушымтаны кулланырга һәм QR-код рәвешендәге документларны дәүләт хезмәтләре порталының хисап язмасы булган очракта гына тапшырырга мөмкин булачак. Шул ук вакытта «ГосДоклар»дагы цифрлы документлар һәрвакыт актуаль булачак.

«ГосДоклар» проекты «Цифрлы икътисад» милли программасы кысаларында тормышка ашырыла. Мобиль кушымтаның бәясе 50 млн. сумга кадәр тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International