Цифрлы трансформация үзәге җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан ителде

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Безнең цифрлы команда Татарстан Республикасының цифрлы трансформация үзәге җитәкчесе вазыйфасына конкурс нигезендә сайлап алу өчен гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә. Әгәр сез безгә кушылырга һәм республиканың цифрлы ландшафтын бергә үзгәртергә әзер булсагыз, анкеталарыгызны электрон адреска җибәрегез: digitalteam@tatar.ru. Гаризалар 15 апрельгә кадәр кабул ителә.

Конкурста катнашырга һәм үз көчләрен бөтен Россиядән сынап карарга мөмкин: без бернинди территориаль кысалар куймыйбыз. Кандидатларның һәркайсы конкурста 2021-2024 елларга Татарстан Республикасының цифрлы трансформация Концепциясен тормышка ашыру буенча эшләнгән юл картасын тәкъдим итәргә тиеш булачак.

Лаеклы кандидатны ничек күрәбез?

  • эш итәргә һәм үз артыннан алып барырга әзер амбициоз җитәкче;
  • үзгәрешләргә оператив җавап бирүче һәм аларның бер өлеше булырга сәләтле инициативалы профессионал;
  • команданы ничек рухландырырга кирәклеген белүче һәм җаваплы остаз.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, конкурста катнашучылар түбәндәге критерийларга туры килергә тиеш:

  • югары белем (белгеч/магистратура);
  • җитәкче вазыйфаларда 5 елдан артык эш стажы;
  • икътисадый һәм социаль тармакларны, дәүләт идарәсен цифрлы трансформация мәсьәләләре буенча илебез һәм халыкара оешмалар белән эшләү тәҗрибәсе;
  • мәгълүмати технологияләр өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектлар һәм шәхси казанышлар.

Үзәкнең яңа җитәкчесенә үзәкнең барлык юнәлешләр буенча да нәтиҗәле эшчәнлеген дәвам итү генә түгел, ә сәламәтлек саклау, мәгариф, төзелеш, мәдәният һ. б. өлкәләрендә Татарстанның комплекслы цифрлы трансформациясен тормышка ашыру өчен яңа юллар һәм форматлар да табарга кирәк булачак.

"Узган ел ярым эчендә цифрлы трансформация Үзәге үзенең нәтиҗәлелеген раслады: без югары класслы белгечләр командасын формалаштырып кына калмыйча, уннарча проектны гамәлгә ашырдык, алар безнең халыкның тормышын яхшырак һәм уңайлырак итәргә ярдәм итә. ЦЦТ - ИТ-компаниянең дәүләт структурасында уңышлы эшли алуын һәм уңышлы эшләргә тиешлеген күрсәтә торган дәлил. Хәзер, беренче адымнардан соң, бу юлны җитәкче белән дәвам итү мөһим, ул үсешнең яңа вариантларын таба алачак", - дип билгеләде цифрлы ведомство башлыгы Айрат Хәйруллин.

Беренчел сайлап алуны узган кандидатлар үз проектларын эксперт комиссиясе каршында тәкъдим итәчәкләр, аңа кертелгән:

  • Айрат Хәйруллин, ТР Цифрлы үсеш министры ,комиссия рәисе;
  • Илья Начвин, Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрының беренче урынбасары, комиссия рәисе урынбасары;
  • Тимур Әхмәров, "БАРС Груп" АҖ генераль директоры;
  • Александр Белов, ТР Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе;
  • Марат Бикмуллин, Казан шәһәре Думасы депутаты, «Мәгълүмат системалары» ҖЧҖ Директорлар советы рәисе;
  • Булат Ганиев, идарәче партнер, «Технократия» компанияләр төркеменә нигез салучы;
  • Айдар Гозәеров, "ИННОСТЕЙДЖ" ҖЧҖ директоры;
  • Альберт Карпов, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, "Электрон технологияләр платформасы" тикшеренү үзәге генераль директоры;
  • Рифкать Миңнеханов, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры;
  • Денис Улесов, «ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге» ДУП генераль директоры;
  • Тимур Якубов, «Мәгълүмати проектлар белән идарә итү» ҖЧҖ директоры.

Конкурс турында Нигезләмә белән сайлап алуны үткәрү турында тулы мәгълүматны үз эченә алган ведомство сайтының «Тармакның кадрлар сәясәте» бүлегендә танышырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, цифрлы трансформация үзәге республикада 2019 елның ноябрендә Виктор Зубарев җитәкчелегендә эшли башлады, ул «Восход» фәнни-тикшеренү институтына эшкә күчү сәбәпле, бу посттан китте.

Үзәк проект-продукт офисы булып тора, аның төп бурычы - Татарстанның цифрлы экосистемасын булдыру. Үзәкнең иң танылган проектлары арасында «Мин – мәктәп укучысы», «Мин төзим», «Локоло», «Минем субсидияләр», «Забота», мәгълүматлар фабрикасы, санлы үткәргечләр сервисы, телефон роботы Лилия һ. б. дан гыйбарәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International