27,5 мең татарстанлы почта бүлекчәләрендә онлайн-язылу хезмәтеннән файдаланды

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

2020 елның маенда Россия Почтасы үз бүлекчәләренә онлайн-язылу сервисын башлап җибәрде. 8 ай эчендә республика халкы почта офисларында якынча 27,5 мең тапкыр булды. Сервис көннән-көн популярлаша бара.

Уртача алганда, татарстанлылар бер ай эчендә хезмәт күрсәтүгә якынча 3,5 меңнән артык гариза рәсмиләштерә. Безнең клиентлар ешрак мобиль кушымтаны кулланалар: аның аша алар барлык гаризаларның 78% ын, ә калган 22% ын Россия почтасы сайты аша рәсмиләштерәләр.

Бүген Татарстанның 153 почта бүлекчәсендә онлайн язылырга мөмкин. Алдан язылу хезмәтенә Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама халкыннан сорау зур.

Клиентларга хезмәт күрсәтү бүлекчәләрендә язылу буенча бер яки ике операция тәрәзәсе бүлеп бирелгән. Гаризаны рәсмиләштергән вакытта тәрәзәнең номеры чагылыш табачак. https://www.pochta.ru сайтында һәм Россия Почтасының мобиль кушымтасында планлаштырылган визитка кадәр бер сәгать алдан язылу, вакытны үзгәртү яки язманы гамәлдән чыгару мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International