Иннополиста InnoSpark цифрлы маркетинг буенча конференция башланды

2021 елның 12 феврале, җомга

«Иннополис» махсус икътисадый зонасы мәйданчыгында «Иннополис» МИЗ һәм югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркының уртак проекты – ИТ-стартаплар һәм эшкуарлар өчен Innnospark һөнәри конференциянең беренче көне старт алды. Чарада катнашучылар алдында цифрлы PR өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар чыгыш ясаячак.

Конференциядә катнашучыларны «Иннополис» МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов сәламләде, ә ИТ-парк директоры Александр Борисов технопарк тарафыннан күрсәтелә торган сервисларны тәкъдир итте.

Конференция кысаларында чакырылган спикерлар цифрлы PR һәм маркетингның популяр һәм нәтиҗәле инструментлары турында сөйләячәкләр, алар ярдәмендә яшь компанияләр һәм ИТ-тармактагы эре оешмалар яңа клиентлар җәлеп итә һәм аудиторияне үз эшләнмәләре белән кызыксындыра алалар.

Grechka media вәкиле, җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча Россия ассоциациясе әгъзасы Ярослав Федосеев «PR 20: стратегик коммуникацияләрнең яңа инструментлары» стратегик сессиясен уздырачак. Роман Кумар Виас һәм Александр Соловьев, Qmarketing academy агентлыгына нигез салучылар, катнашучыларны ике сәгатьлек интенсивта маркетинг нигезләре белән таныштырачаклар.

Конференция иртәгә Казан ИТ-паркы мәйданчыгында дәвам итәчәк. Катнашучыларны технопарк бинасы буйлап экскурсия, Бизнес-инкубаторның резидентлары һәм аны тәмамлаучылар белән формаль булмаган очрашу, шулай ук «Иннополис» МИЗ вәкилләренең гамәлгә ашырыла торган проектлар, шул исәптән KAMAZ DIGITAL акселераторына сайлап алу турында презентациясе көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International