2 ай эчендә Казанда СБЕР ЕАПТЕКА курьерлары 4 миллионнан артык адым узды

2021 елның 12 феврале, җомга

СБЕР ЕАПТЕКА  (Саклык экосистемасына керә) Казандагы эшнең беренче нәтиҗәләрен ясады. Татарстанда беренче даруханә үз хабы белән 2020 елның 27 ноябрендә ачылды. Ачылганнан бирле шәһәр халкы СБЕР ЕАПТЕКА-да 15 меңнән артык заказ ясаган.

Бүгенге көнгә Казанда СБЕР ЕАПТЕКА-да барлыгы 31 меңнән артык дару һәм сәламәтлек өчен товарлар сатылды. Ихтыяҗ зур булган товарлар арасында «Арбидол» иммуномодуляторы, «Гриппферон» тамчылары һәм бер тапкыр кулланыла торган медицина битлекләре бар. Шулай ук сатуларның топ-20сенә ир-атлар өчен «Ортомоль Виталь М» һәм балалар өчен «Ортомоль Джуниор С» витаминлы-минераль комплекслары керә.

Китерү бушлай. Ачылганнан соң беренче көннәрдә шәһәр халкы турыдан-туры даруханәдә сатып алуны өстен күрде (69%), әмма декабрь аенда ук заказларның яртысы туры килде, ә 2021 елның гыйнварында илтеп җиткерүнең өлеше 55% ка кадәр артты. Мобиль кушымта аша заказларның үсеше 2020 елның ноябреннән 2021 елның гыйнварына кадәр-70%, сайт аша 14% тәшкил итте. Заказларның 11% үзе белән алып китә. Заказның максималь суммасы - 25 601 сум.

Февраль башыннан заказлар саны көн саен арта һәм көн саен 300 дән артык тәшкил итә. Казанда СБЕР ЕАПТЕКА хезмәте эшләгән вакытта курьерлар штаты ике тапкыр киңәйде: 8дән 16га кадәр. Заказларны китереп, 2020 елның ноябреннән 2021 елның февраленә кадәр курьерлар 4 миллионнан артык адым ясаганнар (якынча 3000 км).

Даруханә Сәет Галиев ур., 6 адресы буенча эшли. Заманча стандартлар буенча җиһазландырылган бина 582,8 кв. м. били,шуларның 370 м2 — склад һәм 92 м2 - сәүдә залы. Калганнары курьер зонасы, ярдәмче һәм склад биналары өчен бүлеп бирелгән. Казандагы даруханә ассортиментында якындагы айларда 18 000 дару һәм сәламәтлек өчен товарлар бар.

СБЕР ЕАПТЕКА-да профилактика кагыйдәләре катгый үтәлә. Хезмәткәрләрнең эше куркынычсыз эпидемиологик форматта оештырылган, кассалар бүлгеләр белән җиһазландырылган, санитайзер кулларын эшкәртү зонасы каралган. Барысы өчен битлек, перчаткалар һәм социаль дистанцияне үтәү мәҗбүри. Даруханә бинасы шулай ук электрон чират өчен терминал һәм монитор белән җиһазландырылган.

Якындагы ике ел дәвамында даруханә төбәктә 10 даруханә ачарга планлаштыра: Казанда — 5, калганнары - Чаллыда, Әлмәттә, Бөгелмәдә һәм Түбән Камада. Пик күрсәткечләргә чыкканнан соң, һәр даруханә персонал өчен 10нан артык эш урыны һәм курьерлар өчен 50дән артык эш урыны булдырачак.

Антон Буздалин, СБЕР ЕАПТЕКА компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры:

"СБЕР ЕАПТЕКА ачылуга ук диярлек аны китерү хезмәте зур ихтыяҗга ия булды, һәм бу аның кешеләргә ничек кирәклеге турында сөйли. Киң ассортимент ярдәмендә төрле даруханәләр буенча дарулар эзләргә кирәкми: өйдән чыкмыйча гына, заказ бирергә һәм бөтен кирәкле әйберне алырга була. Безнең эшебезнең Казан халкына файда китерүенә һәм алар өчен дарулар сатып алуны уңайлырак һәм җиңелрәк итүенә шатбыз. Киләчәктә без илтеп җиткерү вакытын кыскартырга планлаштырабыз: Казанда тагын берничә СБЕР ЕАПТЕКА ачылачак, шуның аркасында без якындагы районнар буенча заказлар тизрәк ташый алабыз. Шулай ук даруханәләр республиканың башка шәһәрләрендә дә эшли башлаячак".

Петр Колтыпин, Саклык банкы ГАҖнең Идел-Нократ банкы Вице-президенты, рәисе:

«Хәзер сәламәтлек өлкәсендәге хезмәтләргә халык бик мохтаҗ. Казанда СБЕР ЕАПТЕКА проектын гамәлгә ашыру төбәктә даруларның үтемлелеген шактый яхшыртырга мөмкинлек бирде. Бу, чыннан да, киң ассортиментта дарулар китерү буенча иң яхшы сервис, һәм мин татарстанлылар аны тиешенчә бәяли алуларына шат».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International