Республикада укучыларның цифрлы ярдәмчесе – «Мин – мәктәп укучысы» сервисының яңартылган версиясен тестлау башланды. Кушымтаның яңа функционалы белән беренче булып республиканың төрле районнарыннан 500 бала танышты.
Яңартылган платформа версиясе үз эченә геймификация элементларын ала, алар гадәти уку процессы мавыктыргыч һәм кызыклырак ясарга булыша, шулай ук мәктәп укучыларын шәхси белем бирү максатларына ирешергә этәрә.
Уен механикаларын гамәлгә кертү аерым алым таләп итә, шуңа күрә барлык үзгәрешләр этаплап узачак: кушымтаның һәр яңа функционалын аерым тикшерү планлаштырыла.
Мәсәлән, хәзер укучылар «Борт журналы» белән танышалар, уку атнасы тәмамланганнан соң алар ирешкән нәтиҗәләр турында язмалар теркәлә. Ә "Атна бишлеләрдән генә" кебек иң төп казанышлар журналда саклана. "Борт журналы" балаларга укуда үз прогрессларын ачык күрергә ярдәм итә, шулай ук аларны үз өлгерешләренең динамикасын анализларга өйрәтә.
"Мәгариф өлкәсенә геймификация кертү шактый бәхәсләр тудыра. Шуңа күрә безнең команда бу мәсьәләгә җаваплы карый: кушымтаны эшләүгә без мәктәп экспертларын, психологларын һәм методистларын җәлеп итәбез, алар белән киңәшләшәбез. Мәсәлән, без ярышлар, виртуаль уңышларны туплау өчен ясалма сәбәпләр тудырырга ярамый дигән нәтиҗәгә килдек. Укучыларга үзләренең шәхси алгарышын тоярга, үзләренең көчле һәм көчсез якларын ачыкларга ярдәм итүче уен механикаларын эшләү мөһимрәк, һәм, ахыр чиктә, аларның мәктәпкә йөрүләрен аңларга гына кирәк", - дип шәрехли проект җитәкчесе Булат Габдрахманов.
Бөтен республикага яңа версияне ел дәвамында эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, «Мин – мәктәп укучысы» платформасы Татарстанда узган елның сентябрендә эшли башлады. Бу вакыт эчендә республиканың 30 мең укучысы аны актив кулланды. Сервис берьюлы ике телдә: рус һәм татар телләрендә эшли. Кушымта Store һәм Google Play-дан күчереп алып була.