Табигый һәм техник фәннәр өлкәсендә балалар чараларын үткәрүгә субсидияләр алу өчен гаризалар кабул итү башланды

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Коммерцияле булмаган оешмалар табигый һәм техник фәннәр өлкәсендә балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендәге чараларны оештыру чыгымнарын каплаучы субсидияләр алуга конкурста катнаша алалар. Гаризаны 22 гыйнвардан 4 февральгә кадәр калдырырга мөмкин. Документлар Казан шәһәре, Кремль ур., 8 адресы буенча кабул ителә.

Исегезгә төшерәбез, әлеге конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары һәм Татарстанның цифрлы үсеш министрлыгы боерыгы кысаларында үткәрелә. Компанияләргә субсидияләр республика бюджетыннан бирелә.

Конкурста катнашу өчен, исемлек буенча, документлар пакетын тапшырырга кирәк. Документларны кәгазьдә дә, электрон рәвештә дә тапшырырга кирәк.

Игътибар итегез, барлык "кәгазь документлар" төгәл итеп бастырылган һәм номерланган булырга тиеш. Кәгазьдә бирелгән Заявка коммерцияле булмаган оешманың вәкаләтле заты имзасы белән үтеп, мөһер белән беркетелергә тиеш.

Субсидияләр бирү турындагы карар республиканың Цифрлы үсеш министрлыгы тарафыннан гаризалар кабул итү тәмамланганнан соң 14 көн эчендә кабул ителәчәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International