Айрат Хәйруллин: «Цифрлы хезмәтләр халык өчен уңайлы булырга тиеш»

2020 елның 10 апреле, җомга

Киләсе атнада цифрлы үткәргечләр системасына яңа, унынчы максат өстәләчәк - КФҮ офисларында һәм Пенсия фонды бүлекчәләрендә булу. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган онлайн-брифинг барышында Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.

Брифинг эшсез сыйфатында исәпкә кую һәм эшсезлек буенча пособие алу мәсьәләләренә багышланган иде. Анда шулай ук ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты. Профильле ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, мөрәҗәгать итүченең ЕСИА системасында исәпкә алынуы расланган булырга тиеш.

Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, үз чиратында, республика халкының бердәм идентификация һәм аутентификация системасында хисап язмасын ничек булдыра алуларын җентекләп аңлатты.

"ЕСИА үзенчәлеге шунда ки, системада теркәлгәннән соң сезгә үз шәхесегезне расларга кирәк булачак. Моны өч учреждениенең берсендә – КФҮ, Пенсия фонды бүлеге һәм Ак Барс банк бүлекчәсе эшли ала. Бөтен процедура 10-15 минуттан да артмый. Шуннан соң сез "Россиядә эш" порталында эшсезлек буенча пособие алу өчен мөстәкыйль рәвештә гариза бирә аласыз", - дип сөйләде ул.

13 апрельдән башлап КФҮ офислары аерым режимда эшли башлаячак: килүчеләрне алдан язылу буенча кабул итәчәкләр, дип өстәде министр. Кабул итүгә гаризаны ике ысул белән калдырырга мөмкин: колл-үзәк (8-843-222-06-20) номеры буенча шалтыратырга яки киләсе дүшәмбе көнне ачык булачак электрон чиратка язылырга. Республикада 800 тәрәзәдән яртысы эшләячәк, үзәк хезмәткәрләре бер-берсеннән имин арада тора алсын өчен.

Пенсия фонды бүлекләре дә алдан язылу буенча эшләячәк. Ак Барс Банк бүлекләренең актуаль исемлеген рәсми сайтта табарга мөмкин.

«Хәзер республикада үз-үзеңне изоляцияләү режимы дәвам итә, цифрлы үткәргечләр системасы эшли. Дүшәмбе көнне булган тугыз максатка өйдән чыгу өчен унынчы сәбәп өстәләчәк - КФҮ офисларында һәм Пенсия фонды бүлекчәләрендә булу", - дип хәбәр итте министр.

Брифинг ахырында Айрат Хәйруллин ТР Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында 272 электрон сервис күрсәтелүен искәртте. Күптән түгел Казан шәһәре Башкарма комитетының 46 хезмәте өстәлде. Министр ассызыклаганча, бу хезмәтләр – тулысынча контактсыз, аларны рәсмиләштерү өчен турыдан-туры килү таләп ителми.

"Без көн саен цифрлы хезмәтләр аңлаешлы, уңайлы һәм Татарстан халкы өчен ачык булсын өчен эшлибез. Бу - безнең өстенлегебез», - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International