Бушлай интернет-ресурслар исемлеге расланды

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Социаль әһәмияткә ия интернет-ресурслар исемлеге бастырылды. Исемлек Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы тарафыннан әзерләнде.

Өч ай дәвам итәчәк эксперимент кысаларында элемтә операторлары абонент счетында баланс нуль булганда да күрсәтелгән сайтларга бушлай керү мөмкинлеген бирергә тиеш булачак.

Исемлеккә барлыгы 391 портал кертелгән. Алар «Социаль челтәрләр», «Электрон почта, мессенджерлар һәм болытлы саклау», «Поиск», «Погода», «Онлайн медиа һәм яңалыклар агрегатлары», «Мәдәният, әдәбият, сәнгать», «Мәгариф һәм укыту», «Фән», «Спорт» һ. б. категорияләргә бүленгән.

Бушлай булган интернет-ресурслар арасында: "ВКонтакте", "Одноклассники", "Mail.ru", «Яндекс Почта», «2 ГИС», «Литрес», "КиберЛенинка" һ.б. кирәк булганда, исемлеккә төзәтмәләр кертеләчәк, әмма атнасына бер тапкырдан да ешрак түгел. Тулы исемлекне профильле ведомствоның рәсми сайтында табарга мөмкин.

Эксперимент 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Анда «Ростелеком», «ЭР-Телеком» («Дом.ру» бренды), МТС, «МегаФон» һәм «Вымпелком» («Билайн» бренды) катнаша. Теләге булган  башка компанияләр дә аңа кушыла ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International