Башкала КФҮләрендә икенче ел «күчмә кабул итү» хезмәтен гамәлгә ашыру дәвам итә, аның кысаларында гариза бирүче «Минем документлар» офисына бармыйча, Үзәк белгечләрен өйгә яки башка уңайлы урынга чакырта ала.
Бу программа, чыннан да, мөһим, әгәр дә коронавирус пандемиясе тирәсендә килеп туган хәлне игътибарга алсак, өлкән яшьтәге кешеләр инфекция йоктыруның иң зур куркынычына әйләнә. Әлеге хезмәт нәтиҗәсендә пенсионерларга урамга чыгарга кирәкми: КФҮ хезмәткәрләре алар янына үзләре киләчәк һәм барлык документларны рәсмиләштерәчәк.
КФҮ директоры урынбасары Наталья Баркова сүзләренә караганда, әлеге программа ике ел элек, 2018 елның ноябрендә старт алган, әмма бу чорда Казанда 200-ләп чыгу уздырылган инде.
«Программа шактый гади генә эшли. Мөрәҗәгать итүче башта хезмәт күрсәтү өчен кирәкле документлар пакеты буенча консультация бирә, аннары күчмә хезмәт күрсәтүгә гариза рәсмиләштерә. Алга таба килешү төзелә, чыгу өчен квитанция түләнә һәм кабул итү көне билгеләнә. Күчмә кабул итү барышында КФҮ хезмәткәре документлар кабул итә яки гариза яза, йә хезмәт күрсәтү нәтиҗәләре буенча әзер документларны бирә", - дип сөйләде ул.
Билгеләп үтик, ташламалы категория гражданнар – сугыш һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары, инвалидлар, хәрби пенсионерлар һ.б. өчен күчмә хезмәт күрсәтү бушлай башкарыла.
Бүгенге көндә күчмә кабул итү Казанда гына эшли. Күчмә хезмәт күрсәтү исемлегендә барлыгы 45 хезмәт күрсәтелә.