Бүген ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин «Ростелеком» компаниясе вәкилләре белән Казанда 5G проектын тормышка ашыру буенча эшлекле очрашу үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев, «Ростелеком» ГАҖнең Стратегик үсеш буенча директоры Алеся Мамчур, «Ростелеком» ГАҖ проектлары директоры Александр Додулад, «Таттелеком» ГАҖ генераль директоры Айрат Нуретдинов, Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Рифат Ханнанов, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Мәгълүмати технологияләр, элемтә һәм мәгълүмат саклау үзәге башлыгы Ленар Сәмигуллин катнашты.
Очрашу барышында киңәшмәдә катнашучылар Казанда «Имин шәһәр» проекты кысаларында урнаштырылган видеокүзәтү камераларына кадәр канал оештыру өлешендә 5G сервисларын сынау мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Яклар шулай ук туристлык зоналарында һәм гражданнар күпләп җыела торган урыннарда, мәсәлән, Кремль яр буе, Казан Ратушасы, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы һәм Иннополис шәһәре территориясендә 5G стандарты сервисларын сынау мөмкинлеген карадылар.