Татарстан Республикасы цифрлы икътисад компетенцияләрен үстерү өчен дәүләттән цифрлы сертификатлар бирү буенча пилот төбәкләр арасына керде.
«Санлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында гражданнарның шәхси сертификатларны бирү системасында катнашу өчен белем бирү программаларын сайлап алу башланды.
ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин сүзләренә караганда, цифрлы сертификат – халыкка социаль ярдәм күрсәтү һәм заманча мәгариф системасын үстерү өчен бик мөһим эксперимент. «Бөтен җирдә цифрлаштыру чоры кадрларга карата өр-яңа таләпләр куя, ә үз хисабына уку мөмкинлеге бөтен кешедә дә юк. Татарстан сынау проектына керде - без теләгән барлык кешеләрне, декретта яшь әниләр булсынмы ул, армиядән демобилизацияләнгән егетләр булсынмы - цифрлы күнекмәләргә өйрәтә алачакбыз. Әмма, иң мөһиме, уку өчен укыту түгел: кеше нәтиҗәдә эшкә урнашырга тиеш», – дип билгеләп үтте министр.
Беренчел сайлап алуда Татарстан Республикасы белем бирү учреждениеләре түбәндәге критерийлар буенча катнаша ала:
Белем бирү программалары цифрлы икътисад компетенцияләрен формалаштыруга, цифрлы белем бирү технологияләрен онлайн һәм катнаш форматта кулланып гамәлгә ашырылырга, компетенцияләрнең башлангыч дәрәҗәсен үлчәүне һәм аны билгеләгәндә цифрлы эзне җыю мөмкинлеген күздә тотарга тиеш. Уку дәвамлыгы 36 академик сәгатьтән ким булмаска тиеш. 2019 елда уку өчен 22 юнәлеш сайланган. Уку бәясе мәгариф оешмаларына «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты акчаларыннан кайтарылачак.
Программаларны сайлап алу критерийлары, белем бирү оешмасына карата таләпләр исемлеге һәм катнашу өчен теркәлү формасы түбәндәге сайтта урнаштырылган: http://prog.2035.university/.