Электрон хезмәтләрдән файдаланучыларның 80% тан артыгы цифрлы телевидениегә күчү турында белә

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 14 октябрьдә булачак цифрлы телевидениегә күчүгә әзерлек темасына татарстанлылардан сораштыру дәвам итә. Сораштырулар башланганнан бирле 11 ай эчендә 166 мең кеше узган. Монда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзән районнарында яшәүчеләр аеруча активлык күрсәткән.

Татарстан Республикасының цифрлы эфир телевидениесенә тулы масштаблы күчүе белән бәйле төп сорауларга татарстанлылар ТР Дәүләт хезмәтләре порталындагы "Сораштырулар" бүлегендә һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында җавап бирә. Сораштыруда катнашу республика халкына цифрлы телевидениегә күчү буенча кирәкле мәгълүмат алырга, ә аларның җавапларын анализларга – дәүләткә аналог телевидениесен өзү буенча тиешле эш оештырырга ярдәм итә.

Сораштыруның башлангыч нәтиҗәләре буенча, гади антенна ярдәмендә кабул ителә торган түләүсез телевидение - сораштырылучыларның 16,4% ы карый. Аларның бер өлеше әлегә кадәр «аналог»та программалар карый. Цифрлы форматка күчү өчен аларга каналларны яңадан төзергә һәм DVB-Т2 форматындагы цифрлы приставканы тоташтырырга кирәк (телевизор 2012 елга кадәр чыгарылган булса). Мондый приставканы теләсә кайсы көнкүреш техникасы һәм электроника кибетендә, яки почта бүлегендә сатып алырга була.

Моннан тыш, сораштыру нәтиҗәләре буенча, сораштырылучыларның 57,7% - кабель телевидениесе, 13,4% - спутник телевидениесе, 5,9%-IP-TV карый. «Цифр»га күчү әлеге гражданнарга кагылмаячак, чөнки алар телеканалларны цифрлы сыйфатта карый инде.

Цифрлы телевидениегә күчү буенча татарстанлыларның хәбәрдарлыгы сизелерлек артуны билгеләп үтәргә кирәк. Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, узган елның октябрендә сораштырылучыларның 19,3% ы гына аналог телевидениесен өзү турында белгән, декабрьдә аларның саны 44,4% ка кадәр арткан, ә агымдагы елның июль аенда 81,1% тәшкил иткән.

Цифрлы эфир телевидениесенә күчү мәсьәләләре буенча 8-800-222-87-16 номеры буенча республика кайнар линиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International