Казанда Татарстан Республикасы Иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләренең коррупциягә каршы көрәш буенча VIII советы узачак

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

22 ноябрьдә 10:00 сәгатьтән 12:30 сәгатькә кадәр Петербург урамындагы ИТ–паркта Коррупциягә каршы көрәш буенча еллык совет узачак.

Советның ирекле әңгәмә формасындагы эше барышында Татарстан Республикасының иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре лидерлары белән икътисади иминлекне тәэмин итү системасында коррупциягә каршы тору проблемалары турында фикер алышачаклар.

Дәүләт, муниципаль хакимият органнарына һәм иҗтимагый институтларга коррупциягә каршы торуның хокукый һәм оештыру формалары, шулай ук аны превенцияләүнең әһәмиятле һәм нәтиҗәле ысуллары турында тәкъдимнәр формалаштырылачак.

Совет үткәрү йомгаклары буенча Фәнни цитаталарның Россия индексы системасында урнаштырылган фәнни-гамәли материаллар җыентыгы (РИНЦ) басыла.

Әлеге чараны оештыручылар - «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы, Татарстан Республикасы җәмәгать эшлеклеләре берлеге, «Россия юристлары ассоциациясе»нең Татарстан төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан Республикасы буенча Десантчылар берлеге, «Милли куркынычсызлык академиясе», Иҗтимагый контроль милли комитеты, КНИТУ, «Дөнья яшьләре клубы» халыкара иҗтимагый оешмасы, «Боевое братство» бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International