Әлмәттә видеокамералар ярдәмендә затларны тану буенча сынау проекты гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле сигез ай эчендә система 7 җинаятьчене һәм 26 кешене тоткарларга ярдәм иткән. Технологияне тестлау нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә республиканың башка районнарында системаны алга таба кертү буенча тәкъдимнәр әзерлиләр.
Искәртеп узабыз, Әлмәтнең җәмәгать урыннарында 20 видеокамераны берләштерүче система реаль вакыт режимында кешеләрнең йөзләрен видео агымыннан таный һәм аларны җинаятьченең биометриясе буенча охшаш зат теркәлгән очракта эзләнә торган затлар базасы белән чагыштыра, шәһәр Эчке эшләр идарәсе хезмәткәре компьютерына оператив чаралар күрү өчен тиешле хәбәр килә.
Россия компаниясе тарафыннан эшләнгән әлеге системаны программа белән тәэмин итү нигезендә, видеомониторинг алып барырга һәм мәгълүматларны кешенең турыдан-туры катнашыннан башка анализларга мөмкинлек бирә торган машина күрү алгоритмнары комплексы ята. Мондый технологияләр куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен дә, сәүдә, финанс секторында һәм транспортта бизнесның нәтиҗәлелеген арттыру өчен дә кулланыла.