Роман Шәйхетдинов: “Татарстанда “112” номерлы гадәттән тыш хезмәт бердәм системасын җәелдерү дәвам итә”

2012 елның 27 августы, дүшәмбе

“Бердәм “112” номерына хәзер Алабуга районында яшәүчеләр дә шалтырата ала. Сервистан Мегафон, СМАРТС, МТС һәм беркетелгән элемтә абонентлары файдалана ала.

Гадәттән тыш хәлләр хезмәтләренең бердәм системасын җәелдерү дәвам итә, тиздән ул М7 трассасында урнашкан тагын 10 муниципаль районда кертеләчәк, диде ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. Татарстан хөкүмәте 2013 ел башына республика территориясен бу сервис белән тулаем каплап алу максаты куйды.

Казанда бу система 2009 елда эшли башлады, 2012 елның август башында ул Яшел Үзән районында гамәлгә керде.

Көн саен бу номерга 2 меңнән артык шалтырату кабул ителә: һәр бишенче шалтырату ике яки анннан да күбрәк хезмәт катнашында гадәттән тыш хәлләрдә коткару, ярдәм оештыру  таләп итә.   

Әлегә татарстанлылар бу хезмәттән ничек файдаланырга икәнен белеп бетерми, шуңа күрә аңлату эшләре алып барырга кирәк, дип саный Роман Шәйхетдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International