ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе вәкилләре Иннополис югары технологияләр шәһәре мэриясе ярдәмендә шәхси эшмәкәрләр өчен һөнәри керем салымы буенча яңа гадиләштерелгән салым режимы турында очрашу үткәрделәр. Очрашуда Иннополис резидент компанияләре хезмәткәрләре, Россия ИТ-югары уку йорты студентлары һәм җирле халык катнашты.
Профессиональ керемгә салым – ул Татарстан Республикасы, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә 2019 елның 1 гыйнварыннан кертелгән махсус салым режимы. Ул якындагы ун елда гамәлдә булачак.
Яңа махсус салым режимына күчүче физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр мөстәкыйль эшчәнлектән кергән керемнәрдән ташламалы ставка буенча салым – 4 яки 6% түли алачаклар. Бу бизнесны законлы рәвештә алып барырга һәм законсыз эшкуарлык эшчәнлеге өчен штраф салынудан башка эшләп чыгарудан табыш алырга мөмкинлек бирәчәк. Махсус салым режимына күчү өчен мөһим шарт куела – мөстәкыйль коммерция эшчәнлеге алып баручыларның еллык керемнәре дәрәҗәсе 2,4 млн сумнан артмаска тиеш.
Үзмәшгуль гражданнар сыйфатында "Минем салым" мобиль кушымтасында теркәлергә мөмкин. Моннан тыш, очрашуда катнашучыларга үзмәшгуль гражданнар өчен өстәмә мөмкинлекләр тәкъдим ителде. "Минем салым" мобиль кушымтасында партнер-программа сыйфатында «Ак Барс Онлайн» кушымтасын сайларга мөмкин - моның өчен «Тагын» өстәмә битендә махсус сюжет булдырылган. Сервисның файдалы функцияләре арасында - Федераль салым хезмәте идарәсенә визитыннан башка онлайн теркәлү, исәп-хисаплар турындагы мәгълүматларны Федераль салым хезмәтенә тапшыру, сатып алучыларга чеклар җибәрү.
Фото: "Иннополис" МИЗ матбугат хезмәте