«Саннарга» күчү: Казанда 400 волонтер өчен курслар башланды

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Бүген Казанда, «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгенең бер павильонында, 40 кешедән торган беренче төркем волонтерлар өчен курслар узды, алар казанлыларга цифрлы телевизион сигналны кабул итү өчен җиһазлар җәлеп итәргә ярдәм итәчәк. Ике сәгатьлек дәрес барышында аларга цифрлы эфир тапшыруларына күчү нечкәлекләре турында сөйләделәр.

Казанда барлыгы 400 волонтер – Казанның югары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары, шулай ук "Җиңү волонтерлары" студент яшьләргә гражданлык-патриотик тәрбия бирү буенча иҗтимагый үзәк активистлары белем алачак.

Уку кысаларында алар телевизорларны, DVB-T2 форматындагы приставкаларны төзергә, кирәк булганда тышкы һәм бүлмәле антенналарны тоташтырырга өйрәнәчәкләр. Беренче чиратта, халыкның социаль якланмаган категорияләренә ярдәм күрсәтеләчәк – бу аз керемле, күп балалы гаиләләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлар, өлкән яшьтәге, ялгыз гражданнар. Уку курсларын узу нәтиҗәләре буенча барлык волонтерлар да махсус сертификатлар алачак.

Уку барышында укучылар алдында ике телевизор куйдылар, аларның берсендә цифрлы, ә икенчесендә – аналоглы тапшыруларны тоташтырдылар. Аерма сурәт күзгә ташланды - цифрлы тапшыруда сурәт күпкә сыйфатлырак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы цифрлы телевидениегә күчүнең өченче этабына кертелгән, ул 2019 елның 3 нче июненә планлаштырылган. Әгәр элек халыкка 3тән 10 каналга кадәр аналог форматта карау мөмкинлеге булса, цифрлы телевидениегә күчү кысаларында халык 20 телеканалны цифрлы сыйфатта бушлай карау мөмкинлеге алачак.

Фото: Денис Гордийко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International