Шамил Гафаров һәм Айрат Хәйруллин «Россия Почтасы» АҖнең «Татарстан почтасы» ФПХИ хезмәткәрләрен бүләкләделәр

2024 елның 12 июле, җомга

Бүген Казан ИТ-паркында Россия Почтасы көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, «Россия Почтасы» АҖнең Идел макрорегионы директоры Андрей Попов һәм башкалар катнашты.

«Россия Почтасы» АҖнең «Татарстан почтасы» федераль почта хезмәте идарәсенең иң яхшы хезмәткәрләренә ТР Министрлар Кабинетының, РФ Цифрлы үсеш министрының Рәхмәт хатлары, ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының Мактау грамотасы, ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының Рәхмәте тапшырылды.

Бүген республикада 1,1 меңнән артык почта элемтәсе бүлекчәсе эшли: 261 шәһәр, 852 (72%) авыл, шулай ук 45 почта элемтәсе пункты һәм 29 күчмә бүлекчә. Хезмәткәрләрнең штат саны - 7220 берәмлек.

2023 елда «Россия Почтасы» АҖ авыл җирлегендә социаль инфраструктура җитмәвен тулыландыру максатыннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәләре исемлеген үтәү максатыннан авыл җирлегендә, шулай ук барып җитү авыр булган торак пунктларда урнашкан почта элемтәсе объектларын модернизацияләү һәм норматив хәлгә китерү буенча эш дәвам ителә.

Мәсәлән, 2022 елда 14 муниципаль районда 15 авыл почта бүлекчәсе модернизацияләнде, инвестицияләр күләме 59 млн сум тәшкил итте. 2023 елда план буенча Татарстан Республикасының 22 муниципаль районында 32 авыл почта бүлекчәсен модернизацияләү тәмамланды, инвестицияләр 152 млн сум тәшкил итте.

2024 елда республикада 26 авыл почта элемтәсе бүлекчәсен капиталь ремонтлау планлаштырыла. Инвестицияләр 143 млн сум тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International