Татарстан укучылары «IT-чемпион» республика конкурсында призлы баллар җыя алуларын дәвам итәләр, ул ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә мәктәп укучыларының цифрлы күнекмәләрен үстерү һәм халыкның компьютер грамоталылыгын арттыру максатыннан үткәрелә. Укучылар ата-аналарны һәм өлкәннәрне Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында максималь баллар җыю һәм смартфон оттыру өчен электрон сервислардан актив файдалануга җәлеп итәләр.
Исегезгә төшерәбез, «IT-чемпион»ның беренче турында бөтен республикадан 100 меңнән артык конкурсант катнашты. Конкурсның икенче этабы 1 нче февральдә старт алды һәм апрель ахырына кадәр дәвам итәчәк. Татарстан Республикасының һәр муниципаль районында һәм шәһәр округында өчәр җиңүче билгеләнәчәк, аларның һәркайсы бүләк сыйфатында яңа смартфон алачак. Беренче турда тупланган баллар саклана һәм агымдагы этапта туплана.
Бүгенге көндә катнашучылар саны буенча Саба, Теләче, Чүпрәле, Мөслим һәм Буа районнары лидер булып тора, өстәвенә Саба районында конкурста барлык укучыларның 80% тан артыгы катнаша. Ә иң зур үсеш Лениногорск һәм Биектау районнарында күзәтелә.
Иң күп балл җыйган сыйныф җитәкчеләре өчен аерым номинация оештырылган - андыйлар һәр районда һәм шәһәр округында билгеләнәчәк.
Белешмә өчен:
ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы - Электрон рәвештә дәүләт, муниципаль һәм социаль әһәмияткә ия хезмәтләрне алырга мөмкин булган белешмә-мәгълүмати интернет-портал. Бүген сайтта 2,2 миллионнан артык кеше теркәлгән.
Бүген ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 260 дан артык төрле хезмәт һәм сервис тәкъдим ителгән. Иң кирәкле 20 кеше AppStore һәм Play Market аша йөкләп алу өчен «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында гамәлгә ашырылды.