"Википедия»гә - 18 яшь!

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Бу көнне, 2001 елның 15 нче гыйнварында, рәсми рәвештә «Википедия» – ирекле контентлы ачык мультителле онлайн-энциклопедиясе барлыкка килә. Аның исеме wiki («тиз») һәм encyclopedia («энциклопедия») инглиз сүзләреннән төзелгән.

«Википедия» җәмәгатьчелеген энциклопедияләр өчен мәкаләләр язучы актив кулланучылар (волонтерлар) тәшкил итә, алар шулай ук башкаларны ничек дөрес эшләргә өйрәтәләр. «Википедия» һәм башка кайбер чыганак-проектлар - «Викисловарь», «Викицитатник», «Викихәбәрләр», «Викиверситет», «Викигид» эшен «Викимедиа» коммерцияле булмаган хәйрия фонды тәэмин итә.

Чыганак-волонтерлар арасына Татарстан вәкилләре дә керә. Алар 15 ел элек барлыкка килгән Татар «Википедиясе» өчен дә контент булдыралар. Даими эш нәтиҗәсендә 80 нән артык энтузиаст бүген анда татар телендә 82 меңнән артык мәкалә урнаштырган.

Татарстан волонтерлары татар телле яшьләрне «Викимедиа» проектлары белән эшләүгә өйрәтүгә зур игътибар бирәләр. Мәсәлән, «Сәләт» клубында әлеге юнәлеш буенча махсус белем бирү проекты гамәлгә ашырыла - «Сәләт Викишколы».

Шулай ук билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан волонтерларының өлеше дөньякүләм чыганак берләшмәсе дип танылган инде. Әйтик, узган елның июлендә Кейптаунда (ЮАР) узган «Викимания» халыкара конференциясенең ябылу тантанасында татарстанлы Фәрхад Фәтхуллин «Елның Викимедисты» дип танылган иде. Ә 2018 елның ноябрендә «Викимедиа» Фонды кушылу комитеты юзер-татар телле викимедистлар төркемен теркәде. Шул вакыттан бирле волонтерлар эшчәнлеге «Викимедиа» хәрәкәтенең бер өлеше дип рәсми рәвештә танылды.

Фото: pixabay

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International