Ял көннәрендә Таиландта робот техникасы буенча халыкара ярышлар — World Robot Olympiad 2018 тәмамланды. Анда Россиядән 48 бала катнашты, шуларның 11е – татарстанлылар. Алар Иннополис лицеен, Яр Чаллы балалар техник иҗаты үзәген һәм Казаннан робот техникасы һәм сәнәгать дизайны лабораториясен тәкъдим иттеләр. Россия катнашучыларының дөнья беренчелегенә Иннополис Университеты әзерләде.
16-18 нче ноябрьдә 60 илдән 486 команда «төп», «иҗади», «студентлар» категорияләрендә һәм «роботлар футболында» медальләр өчен көрәште. Ярышлар нәтиҗәләре буенча россиялеләр барлык яшь төркемнәрендә дә «иҗади» категориядә 3 медаль яуладылар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, урта яшь төркемендә беренче урынны «Сакчыл логистика» роботлаштырылган логистика үзәкләре челтәре проекты белән Казан командасы алды. Җиңүчеләр - Даниил Трегубов, Булат Трофимов һәм Эдуард Салаватов.
Шулай ук Robot Land робот техникасы һәм сәнәгать дизайны лабораториясен тәкъдим итүче Казан егетләре Данис Вәлиуллин һәм Иван Проскуряков проекты - Vegetarium яшелчә үстерү буенча роботлаштырылган машина кече яшьтәгеләр төркемендә өченче урынны алды.
Быел Россия җыелма командасы, кызганычка каршы, Коста-Рикада узган елгы триумфны кабатлый алмады, ул чакта безнең ил гомумкоманда зачетында беренче урынны алды һәм 5 алтын, 1 көмеш һәм 2 бронза медаль яулады.
Исегезгә төшерәбез, Иннополис Университеты 2014 елдан Бөтендөнья робот техникасы олимпиадасының милли операторы һәм Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының милли этабын оештыручы булып тора. 2019 елда Бөтен дөньядан яшь робототехника Венгриядә очрашачак.