Бүген Шэньчжэнда (КХР) Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм Huawei компаниясе хезмәттәшлек турында меморандум яздылар. Документка үз имзаларын Чжу Вэйхуа (ZhuWeihua), Huawei компаниясенең корпоратив технологик хезмәттәшлек буенча вице-президенты Роман Шәйхетдинов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов куйдылар.
Хезмәттәшлек турындагы Меморандум заманча технологияләрне үстерү өлкәсендә тикшеренү эшләре, Татарстан Республикасы фәнни кадрларының һәм стартапларының уртак тикшеренү эшләренә җәлеп итү кебек өстенлекле юнәлешләрдә тәҗрибә алмашуга ярдәм итүче максат һәм бурычларга кагыла.
Яклар шулай ук фәнни һәм гамәли тәҗрибә алмашу буенча үзара консультацияләр үткәрергә килештеләр, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә Huawei фәнни-тикшеренү лабораториясен оештыру мөмкинлеген карарга ниятли.
«Безнең Татарстан Республикасы белән партнерлыгыбызның тиз үсүен күрү бик күңелле. Фәнни-тикшеренү лабораториясен ачу ике як өчен дә мөһим адым булачак. Хәзер Huawei республика икътисады өлкәсендә ИКТ-технологияләр кертү генә түгел, аларны төбәкнең фәнни белгечләре белән бергә эшләп чыгару да булачак», – дип шәрехләде Чжу Вэйхуа, Huawei компаниясенең корпоратив технологик хезмәттәшлек буенча вице-президенты.
"Безнең Huawei белән Куркынычсыз шәһәр системасын үстерү, 5G технологияләрен кертү өлкәсендә хезмәттәшлек безгә төбәк һәм илнең цифрлы икътисады үсешендә куәтле ыргылыш ясарга ярдәм итәчәк. Яңа тикшеренү һәм эшләнмәләр үзәге республиканың фәнни-техник потенциалын нәтиҗәле файдаланырга ярдәм итәчәк. Компаниянең Татарстан ИТ-проектларына венчур инвестицияләре белән кызыксынуы да сөендерә", - дип билгеләп үтте Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры.
Меморандумны имзалау якларның үзара файдалы эшне үстерергә һәм тирәнәйтергә һәм ИКТ өлкәсендә уртак фәнни һәм мәгариф инициативаларын гамәлгә ашыруга ярдәм итәргә омтылуын раслый.
Компания һәм регионның хезмәттәшлеге 2018 елда башланды. Гыйнвар ахырында Huawei һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте төбәк икътисадының төрле тармакларында ИКТ кертү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында килешүгә кул куйдылар. Быел яз Huawei Иннополиста 5G технологиясенең яңа буын челтәренең тәҗрибә зонасын эшләтеп җибәргәндә технологик партнер булды. Бераз соңрак җәй көне Казан федераль университеты студентлары SeedsfortheFuture Глобаль мәгариф программасында катнашты.
Huawei компаниясе турында
Huawei компаниясе - инфокоммуникацион һәм инфраструктур карарлар, шулай ук акыллы җайланмалар белән тәэмин итүче әйдәп баручы дөнья компаниясе. Аның эшчәнлегенең төп юнәлешләре – телекоммуникация челтәрләре, мәгълүмат технологияләре, акыллы җайланмалар һәм болытлы сервислар, шул ук вакытта Huawei бизнес өчен дә, ахыр кулланучылар өчен дә цифрлы технологияләр эшләргә омтыла.
Huawei комплекслы портфолиосыннан продуктлар, карарлар һәм сервислар югары ышанычлылыкка һәм конкуренциягә сәләтле.
Компаниядә дөньяның 170 илендә 180 меңнән артык хезмәткәр эшли. Huawei - 1987 елда нигезләнгән шәхси компания. Ул тулысынча хезмәткәрләр милкендә.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте