Роман Шәйхетдинов Татарстанның рәсми делегациясе составында АКШка эш сәфәре кысаларында Сан-Францискода Oracle OpenWorld Халыкара конференциясе күргәзмәсендә булды. Бу Oracle корпорациясе тарафыннан мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белгечләр өчен үткәрелә торган еллык чара, анда ел саен 50 меңнән артык кеше йөри.
Әлеге конференция Oracle продуктлары кулланучыларының 1986 елдан Сан-Францискода ел саен үткәрелә торган очрашуыннан барлыкка килде. 1997 елдан аны Oracle корпорациясе үзе оештыра, бу мәйданда ул яңа продуктлар һәм планнар турында рәсми рәвештә хәбәр итә. 2010 елда Oracle OpenWorld JavaOne конференциясен (элек Sun Microsystems) берләштерде, моның белән бергә чараның сервер җиһазлары, мәгълүматларны саклау системалары, SPARC микропроцессорлары барлыкка килде.
Шулай ук күргәзмә кысаларында Татарстан делегациясе Oracle компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов кыскача Иннополис шәһәре турында сөйләде - ул нульдән төзелгән иде, һәм хәзер шәһәрдә дөньякүләм дәрәҗәдәге заманча инфраструктура булдырылды. Иннополис Россия, аннары чит ил ИТ-компанияләре эшләнмәләре өчен хаб булды, дип хәбәр итте Роман Шәйхетдинов.
"Без икътисадны цифрлаштыру мөһим бурыч дип саныйбыз", - дип билгеләп үтте Oracle җитәкчелеге белән очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов. Ул Татарстан һәм регионның эре предприятиеләре Oracle программа продуктларын һәм хезмәтләрен генә түгел, партнерларын да куллансын өчен мөнәсәбәтләрне ныгытырга тәкъдим итте. Компания вәкилләре, үз чиратында, Татарстанның ИТ - тармагын үстерүгә, гомумән, цифрлаштыру эшенә куйган тырышлыкларын югары бәяләделәр һәм озак сроклы хезмәттәшлек белән кызыксынуларын белдерделәр.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте