Бүген Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Кытай Халык Республикасына визиты кысаларында Яньтай шәһәренең (КХР) югары технологияләр зонасында Кытай-Россия технопаркында булды.
Кытай-Россия технопаркы 1998 елда төзелгән һәм Россия һәм БДБ илләре белән тотрыклы хезмәттәшлек юлы белән бизнес-инкубация моделен түбәндәге өлкәләрдә формалаштыра: яңа материалларны куллану һәм төзү, биоинженерлык, электрон һәм механика системаларын интеграцияләү, югары нәтиҗәле авыл хуҗалыгы һ.б.
Технопарк дәүләт технологик бизнес-инкубаторы булып тора. Биредә 120дән артык кече һәм урта предприятие исәпләнә. Барлык вакыт эчендә резидентлар 60 тан артык патент гаризасы тапшырган, 10нан артык халыкара фәнни-техник килешү имзалаган. Технопаркта 800 эш урыны булдырылган.
Кытай-Россия технопаркы җитәкчелеге белән очрашуда Татарстан ягы республиканың хезмәттәшлек итү белән кызыксынуын ассызыклады. Кытай ягы, үз чиратында, технопарк территориясендә Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инновацион потенциалы презентациясе белән махсус мәйданчык төзергә әзер булуын белдерде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Россия-Кытай яңа һәм югары технологияләр үзләштерү зонасы, аның территориясендә технопарк урнашкан, ике ил өчен яңа һәм югары технологияләрне бергәләп үзләштерү, аларны киләчәктә коммерцияләштерү һәм чит ил базарларына чыгу максатларында булдырылган. Зонаның киләчәк үсеше программасы Россия һәм Кытай предприятиеләре арасында хезмәттәшлекне стимуллаштыруның, шулай ук уртак проектларны гамәлгә ашыруга шәхси капитал җәлеп итүнең махсус чараларын күздә тота.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте