Роман Шәйхетдинов РФ Мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина белән очрашты

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Бүген республика башкаласында эш визиты белән Россия Федерациясе Мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина килде, ул әлеге вазыйфага август ахырында билгеләнгән иде. Сәфәр кысаларында ул Төбәкара компетенцияләр үзәгендә – Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында булды, аны ТР Премьер-министры урынбасары - Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов тәкъдир итте.

Кунакка WorldSkills чемпионатларына милли җыелма командасын әзерләү өчен уку корпусларын, лабораторияләрне, тренировка полигонын, шулай ук капиталь ремонттан соң техникумның яңартылган тулай торагын күрсәттеләр.

Исегезгә төшерәбез, бүген техникумда 12 белгечлек буенча белем алучы 1600 артык студент укый, алар арасында - «Мәгълүмати системалар һәм программалаштыру», «Автоматлаштырылган системаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү», «Челтәр һәм системалы идарә итү» һәм башкалар. Техникумның горурлыгы – студентларның WorldSkills бөтенроссия һәм халыкара чемпионатларында ирешкән уңышлары-күп кенә ИТ-компетенцияләр буенча алтын, көмеш һәм бронза медальләр.

2015 елда Казан техникумы базасында мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр өлкәсендә төбәкара компетенцияләр үзәге оештырылды. Тренировка полигоныннан тыш, биредә шулай ук Урта һөнәри белем бирү системасы да эшли.

Фото: МЦК-КТИТС

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International