Татарстанда электрон хөкүмәт системасын кертү тәҗрибәсе белән вице-премьер - ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров уртаклашты. Николай Никифоров “Композит” холдингы генераль директоры Леонид Меламед белән берлектә “Электрон хөкүмәт” системасын формалаштыру эшче төркемендә рәистәш булып тора.
Бүгенге дискуссия вакытында еш телгә алынган электрон документ әйләнеше системасы һәм гомумән мәгълүматлаштыру технологияләре соңгы елларда үзгәрешләр кичерде, шулай ук дәүләт һәм гражданнар арасындагы хезмәттәшлек интерфейслары үзгәрде, диде Николай Никифоров. Мисал итеп ул Татарстанда электрон сервисларның ни дәрәҗәдә кулланылуын дәлилләгән саннар китерде. Мәсәлән, узган ел республикада 23 мең пар – барлык гаризаларның 75 проценты - ЗАГСка гаризаларын электрон формада биргән. Барлыгы узган ел татарстанлылар электрон хезмәтләргә 10 миллион тапкыр мөрәҗәгать иткән. “Бу хәлне без формалашып килә торган системада һичшиксез исәпкә алырга тиеш”, диде Николай Никифоров.
Тагын бер мисал - электрон документ әйләнешен кертү. Татарстанда бик гади принцип эшли – министрлыкларда кәгазь документлар белән эш итү тыелган. Бүген 28 меңнән артык хезмәткәр, хөкүмәт әгъзаларын да кертеп, республиканың барлык дәүләт хакимияте органнарын берләштергән электрон документ әйләнеше системасында эшли. Бу системага барлык министрлыклар, ведомстволар һәм муниципалитетлар, шулай ук кайбер коммерциячел оешмалар тоташкан.
Системада барлыгы 4,5 миллион документ бар, көн саен яңа 4 мең документ теркәлә, 7 меңнән артык резолюция куела. Дәүләт хезмәткәрләре вакыты дөрес файдаланыла, документлар карау, гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча мөһим карарлар кабул итү вакыты кыскара. Хәзер Татарстан тәҗрибәсе Мәскәү хөкүмәтендә, РФ финанслар министрлыгында һәм башка федераль ведомстволарда кертелә, бу система белән Россиянең башка регионнары да кызыксына.
Николай Никифоров сүзләренә караганда, электрон документ әйләнеше дәүләт идарәчәлегенә йогынты ясый, чөнки дәүләт хезмәткәрләре вакыты күбесенчә документлар белән эшләүгә китә.