Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов һәм «Ростех» корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов Яр Чаллы югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркында булдылар. Аның мәйданчыгында «Кванториум» балалар технопаркы гамәлдә. Кунакларны ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов озатып барды.
2015 елда Яр Чаллыда «Кванториум» балалар технопаркы ачылды. Бүген биредә 460 бала укый. Алар төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар.
Кунаклар уку аудиторияләрен һәм остаханәләрне карадылар, яшь талантларны проектлау һәм программалаштыру нигезләренә өйрәтү өчен яңа алымнар белән таныштылар, шулай ук «Кванториум» тәрбияләнүчеләренең проектларын бәяләделәр.
««Кванториум» тәрбияләнүчеләре өстәмә белем бирү рәвешендә ала торган белемнәр аларга киләчәктә кирәк булачак. Мин шикләнмим, бу балалар технопаркы киләчәктә «Камаз»ны цифрлы үстерү өчен җитди база булачак, » - дип өстәде Рөстәм Миннеханов.
Сергей Чемезов балалар технопаркының зур потенциалы булуын билгеләп үтте һәм «Кванториум» тәрбияләнүчеләренең проектлары алга таба сәнәгать предприятиеләрендә реаль куллану таба алуына ышаныч белдерде.