«Халык инспекторы» татарстанлыларга уңайлы мохит булдыру өчен ярдәм итә

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Татарстанда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән якынча 300 мең кеше яши. Көндәлек тормышта алар көн саен транспорт чаралары белән файдалану, тротуар буенча бару, медицина учреждениеләренә йөрү вакытында төрле кыенлыклар белән очрашалар. Уңайлы мохит булдыру мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итү өчен «Халык инспекторы» мобиль кушымтасы  бар.

2015 елдан электрон сервистан файдаланучылар госорганнарга инвалидлар өчен махсус билгеләнгән урыннарда законсыз “парковаться” итү очракларын терки торган видеоматериаллар җибәрә алалар. Ел башыннан «Халык инспекторы» мондый бозулар белән 1 600 артык видеоматериал кабул итте. Тикшерү нәтиҗәләре буенча ЮХИДИ закон бозучыларга каршы штрафлар яза.

Исегезгә төшерәбез, видеода закон бозучының автомобилен һәм аның дәүләт номерын, әйләнә-тирәлектәге юл мохитен һәм закон бозу фактын төшерү мөһим. Дөрес гариза формалаштыру буенча тәкъдимнәр белән «Укыту» мобиль кушымта бүлегендә танышырга була.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Татарстан Республикасы территориясендә турыдан-туры «Халык инспекторы» мобиль кушымтасы аша төшерелгән видеоматериаллар гына кабул ителә. Ул автомат рәвештә видеога төшерү урынын һәм вакытын билгели.

Фото: pixabay.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International