Иннополис Университеты хезмәткәрләре тискәре темпратура һәм начар күренеш шартларында пилотсыз очкычны сынадылар. Дрон бер сәгать эчендә почта йөген 38 км аша тапшырды һәм кире кайтты.
Аппарат 500 м югарылыгы буенча 65 км/ч тизлеге белән барды.
Иннополис Университеты хезмәткәрләре әйтүенчә, пилотсыз очкыч Казандагы почта бүлегеннән Иннополиска кадәр бер очу дәвамында 4 тапкыр шундый ара уза.
Хәзер Иннополис Университетында ясалма интеллект белән идарә итү эшләнелә. Ул пилотсыз очкычның хәрәкәт траекториясен үзгәртергә мөмкинлек бирә һәм реаль вакытта урынын билгели.
Беренче очышлар 2018 елның мартында узды.
Фото: Иннополис Университеты