Иннополис шәһәренең уку-укыту учрежденияләре 2017 елны уңышлы тәмамлады. Иннолис лицеена Россиянең төрле төбәкләреннән 20% укучы керде, ә балалар бакчасы икеләтә күбрәк тәрбияләнүчеләрне кабул итте.
Иннополис лицеена физика һәм математика дисциплиналары буенча уңышка ирешкән Татарстаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 156 бала кабул ителде.
2017 елны 492 лицеист Россиякүләм дәрәҗәсендә төрле олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары.
Иннополис мәктәбендә 175 укучы белем ала, аларның 91е- башлангыч сыйныфлар. Мәктәп укытучылар арасында - 2 фәннәр кандидаты һәм 14 югары категорияле педагоглар. 2017 елны "Уңышлы мәктәп" II Россиякүләм конкурсында көмеш яулады.
Шулай ук, мәктәп белән берләшкән балалар бакчасы эшләп килә. 2017 елны 187 бала кабул иттеләр.