2017 елның 9 ай өчен Татарстанда ашыгыч оператив хезмәтчелекләр «112» бердәм номерына 1,7 миллионнан артык мөрәҗәгать килде. Шалтыратуларны кабул итү "ГЛОНАСС +112" бердәм дәүләт информацион системасында уза.
Ешрак ашыгыч хезмәтчелекләргә юл-транспорт вакыйгасы һәм иҗтимагый тәртипне бозу сораулары буенча мөрәҗәгать иткәннәр – 51%. «Служба-112» ДБУ оператив дежур торучылары шалтыратуларны эшкәрткәч, 509 мең вакыйгалар карточкалары формалашты.
Әлеге вакытта ГЛОНАСС+112 системасына Татарстан Республикасының бөтен ашыгыч хезмәтчелекләр тоташтырылган.