28 ноябрь Россия һәм Белорусия буенча QCTF Starter башлангыч кулланучылар өчен компьютер иминлеге буенча ярышлар узачак.
Татарстанда "Халык инспектор"лары хәзер инвалидлар өчен урыннарда машина куючы автомобиль йөртүчеләргә зарлана алалар. “Халык инспекторы” системасында “Инвалидлар урынына машина кую” категориясе кертелде.
ТР дәүләт хезмәтләре порталында һәм “Электрон Татарстан” инфоматларында УЕФА Европа Лигасының «Рубин» – «Сьон» матчларына билетлар сатып алырга мөмкин. 26 ноябрьдә казанлылар Швейцариянең «Сьон» клубы белән уйныйлар.
Татарстан Республикасы территориясендә Мисырдан багажлары кайтарылган пассажирлар «Татарстан почтасы» - «Россия Почтасы» филиалының багаж җиткерү хезмәте белән куллана ала. Багажны китерү пассажирлар өчен уңайлы вакытта һәм бушлай башкарыла.
Очрашуда Россия Федерациясендә мәгариф робототехника үсеше турында сөйләштеләр.
Узган атнада - 2015 елның 9-15 ноябрь көннәрендә - Татарстан Республикасында "ГЛОНАСС+112" бердәм дәүләт мәгълүмати системасына тоташкан транспорт чаралары балалар белән 3825 тапкыр юлга чыккан.
Килешүгә кул куюда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Минуллина да булдылар.
Казан Федераль Университетының ИТИС Югары мәктәбендә үткән хакатонда Татарстанның барлык почмакларыннан да программистлар катнашты
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә делегация Финляндия Республикасына ике көнлек эш визиты белән килде (2015 елның 15-16 ноябрьләре). Татарстан делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та бар.
2015 елның 14 ноябрендә А.П.Обыденников исемендәге Казан автотранспорт техникумының спорт залында ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы командалары арасында стритбол буенча ярышлар узды.