Татарстан Республикасы территориясендә Мисырдан багажлары кайтарылган пассажирлар «Татарстан почтасы» - «Россия Почтасы» филиалының багаж җиткерү хезмәте белән куллана ала. Багажны китерү пассажирлар өчен уңайлы вакытта һәм бушлай башкарыла.
2015 елның 17 ноябренең сәгать 16.00га “Татарстан почтасы”на 181 багаж берәмлеге “Казан” аэоропортыннан китерелгән, шулай ук “Бегишево” аэропортыннан 7 берәмлек, шул исәптән якын регионнар (Мари Эль, Ульян өлкәсе) яшәүчеләре багажлары да бар. Татарстан яшәүчеләре өчен кайтарылган 104 багаж берәмлегеннән “Татарстан почтасы” 17 берәмлекне хуҗаларына тапшырган.