4 яңа мәктәп автобусы "ГЛОНАСС+112" системасына тоташкан

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Узган атнада - 2015 елның 9-15 ноябрь көннәрендә - Татарстан Республикасында "ГЛОНАСС+112" бердәм дәүләт мәгълүмати системасына тоташкан транспорт чаралары балалар белән 3825 тапкыр юлга чыккан. Аларның 3325ы мәктәп автобуслары,368 транспорт чарасы балалар сопрт мәктәпләренеке һәм 132 өстәмә мәгариф оешмалары автобуслары.

Әлеге транспорт чаралары катнашында юл хәләкәте һәм юл кагыйдәләрен бозу теркәлмәгән.

Шулай ук әлеге вакыт аралыгында системага 4 яңа мәктәп автобусы тоташкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International