ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы “Халык контроле” системасында “авыл хуҗалыгы” категориясе кысаларында авыл хуҗалыгы продукциясе хаклары буенча да мөрәҗәгатьләр кабул ителү турында хәбәр итә.

Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов килде.

19-21 октябрь көннәрендә Сочи шәһәрендә  «Электрон киләчәккә караш» бөтенроссиякүләм конференциясе үтте. Конференция кысаларында электрон торак-коммуналь хуҗалык, IT өлкәсендә мәгариф, технопарклар үсеше темалары буенча сөйләштеләр.


20
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Иннополис шәһәрен үстерү мәсьәләләре буенча эшче киңәшмә уздырылды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Иннополис» махсус икътисадый зонасының Күзәтүчеләр советы утырышын уздырды, анда ИТ-компанияләрнең 6 проекты каралды, инвестицияләрнең гомуми күләме 474,93 млн. сум тәшкил итә.

 Бүген Иннополиста торак мохитне проектлау буенча I Халыкара форум башланды. Дөньякүләм танылган йөзләрчә эксперт торак төзүгә яңача караш һәм яңа стандартлар, шәһәр эчендә уңайлыклар булдыруда заманча принциплар мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен Татарстанга җыелды.

Федераль салым хезмәте хәбәр иткәнчә милек салымын 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк.


18
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында студентлар һәм укытучыларга махсус стипендияләр тапшыру чарасы узды. 2016 елда стипендиягә 7 укытучы һәм 31 техникум студенты лаек дип табылды.

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 2016 елның 19 октябрендә регламент-профилактик эшләр нәтиҗәсендә федераль һәм республикакүләм программалар сүндерелеп торыла дип хәбәр итә.

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Минскка ике көнлек эш визиты белән килде (Беларусь Республикасы). Татарстан делегациясе арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International