20 һәм 21 октябрьдә Иннополиста “Яшәр өчен мохит: яңа стандартлар” темасына шәһәр мохитен комплекслы проектлау буенча беренче халыкара форум уздырыла. Аны РФ Хөкүмәте йөкләмәсе белән Ипотека буенча торакка кредит бирү агентлыгы (АИЖК), РФ Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы ТР Хөкүмәте ярдәме белән оештыра.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов QIWI компанияләре төркеме генераль директоры Сергей Солонин белән очрашты.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылыгы ремонт эшләре сәбәпле 17-19 октябрь көннәрендә сәгать 8.00-17.00 аралыгында Миңнебаево бистәсендә аналог һәм сынлы эфир телевидение сүндерелеп торылачак дип хәбәр итә.
Татарстан башкаласында “Финнополис-2016” форумы эшли башлады. Казандагы дискуссия мәйданчыгын РФ Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты.
Яшел Үзәндә Россия өчен униаль булган “Татарстан Республикасында яшәүче картасы” инновацион проекты гамәлгә ашырыла. Проект Татарстан Хөкүмәте, “Mastercard” халыкара түләү системасы һәм “Ак Барс” банкы” ГАҖ, “Саклык банкы” ГАҖ партнёр-банклар белән берлектә гамәлгә ашырыла.
Бүген “Финнополис-2016” форумы кысаларында Россия Саклык банкы белән Татарстан Республикасы арасында инновацион өлкәдә хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Документка “Саклык банкы” ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзасын салды.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 2016 елның 17 октябрендә регламент-профилактик эшләр нәтиҗәсендә федераль һәм республикакүләм программалар сүндерелеп торыла дип хәбәр итә.
Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы 2016 елның 15 октябрендә сәгать 12.00 ачык ишекләр көне үткәрә.
11 октябрь Miplants проекты командасы – ИТ-паркның Бизнес-инкубаторы резиденты Республикакүләм онкология диспансеры белән килешү төзеде.
Иннополис университеты территориясендә “Технологик процесс белән идарә итүдә автомат система киберкуркынычсызлыгы” (”Кибербезопасность АСУ ТП”) темасына еллык IV конференция эшен башлады