ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2017 ел
чәршәмбе

 Татарстан халкының 79,7 проценты электрон хезмәтләрдән файдалана. Әлеге мәгълүматны бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Иннополиста «RIGF-2017» интернеты белән идарә итү буенча сигезенче Россия форумын үткәрүгә багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов җиткерде.

Кичә Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ укыту йортында " «Фиксированные сети связи широкополосного доступа» профиле буенча дипломнар тапшырдылар. 55 булачак элемтәчегә дипломнарны Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков тапшырды.


28
март, 2017 ел
сишәмбе

Татарстанның 1400 китапханәсе Бердәм укыту билеты буенча эшли. Әлеге проект 2017 елның гыйнвар аенда ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР мәдәният министрыгы белән берлектә эшли башлады.


27
март, 2017 ел
дүшәмбе

Иннополиста информатика буенча Бөтенроссиякүләм олимпиада башланды


24
март, 2017 ел
җомга

Казанда 23 марттан 28 мартка кадәр Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында WorldSkills-2017 Бөтенроссия сайлап алу ярышлары бара.

 Казанда 2019 елга муниципаль хезмәтләрнең яртысы электрон төргә күчәргә тиеш. Бу хакта Казан Башкарма комитетында узган аппарат киңәшмәсендә Мәгълүмати технологияләр һәм элемтәләр идарәсе җитәкчесе Рифат Ханнанов җиткерде.

Россиянең элемтә министрлыгы FIFA-2017 конфедерацияләр кубогының футбол җанатарлары паспортларын почта аша җиткерү хезмәте турында белдерде.

6 марттан 1 апрельгә кадәр Иннополис университетында информатика һәм мәгълүмати-коммуникатив технологияләр буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы узачак. Иннополисның матбугат хезмәтендә аңлатканча, олимпиадада катнашучыларны өч турдан торган сынау көтә: беренчел сынау, беренче һәм икенче тур һәм финал. Жюри җиңүчеләрне 31 мартта олимпиаданы ябу тантанасында игълан итәчәк.


23
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

22 марта Югары технологияләр өлкәсендә технопарк ИТ-паркта фин акселераторы Startup Sauna перспектив стартап-проектларны сайлап алу үткәрде.

Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Думасында “Мәгариф өлкәсендә мәгълүматлаштыру” темасына парламент тыңлаулары узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International