Россиянең элемтә министрлыгы FIFA-2017 конфедерацияләр кубогының футбол җанатарлары паспортларын почта аша җиткерү хезмәте турында белдерде.
Хәзер fan-id.ru сайтында теркәлү узган һәм FIFA-2017 конфедерацияләр кубогы матчына билеп сатып алучы футбол җанатарлары "Почта аша җибәрү" хезмәтен сайлый ала. Россиядә әзер документны 52 шәһәрдә "Россия Почтасы" бүлекләрендә алып була.
Казанда футбол җанатары паспортларын теркәү һәм тапшыру үзәге 2016 елның декабрендә ачылды. Ул Бауман урамы, 44/8 адресы буенча урнашкан. Аның эш сәгате: дүшәмбедән җомгага кадәр сәгать 11.00дән 20.00гә кадәр, шимбә - 11.00дән 19.00гә кадәр (тәнәфессез). Әлеге вакытта Татарстан яшәүчеләре җанатар паспорты алыр өчен1969 гаризә биргән.