26 марттан 1 апрельгә кадәр Иннополис университетында информатика һәм мәгълүмати-коммуникатив технологияләр буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы узачак. Иннополисның матбугат хезмәтендә аңлатканча, олимпиадада катнашучыларны өч турдан торган сынау көтә: беренчел сынау, беренче һәм икенче тур һәм финал. Жюри җиңүчеләрне 31 мартта олимпиаданы ябу тантанасында игълан итәчәк.
Иң зур делегация – 70 катнашучы Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан – 35, Чиләбе өлкәсеннән – 22, Татарстан Республикасыннан – 21, Мәскәү өлкәсеннән 12 катнашучы киләчәк. Татарстан җыелма командасын әзерләү белән Иннополис университеты педагоглары шөгыльләнә.
Оештыручылар укучыларга ял итү чаралары да: Казан һәм Свияжск буйлап сәяхәт, роботлар тамашасы һәм Россиянең мәгълүмати технология экспертларыннан лекцияләр әзерләгән.
«Иннополиска илнең барлык почмакларыннан иң яхшы мәктәп укучылары-программистлар җыелачак. Алар киләчәктә Россиянең мәгълүмати технология өлкәсен үстерүчеләр булырга мөмкин. Информатика һәм мәгълүмати-коммуникатив технологияләр буенча Бөтенроссия олимпиадасының нәкъ менә Иннополис унивеситетында узуына без бик шат», - дип белдерде уку йортының предмет олимпиадалары бүлеге җитәкчесе Ольга Корниенко.
Нәтиҗәләр олимпиада сайтында урын алачак.