2017 елның 18-21 февраль көннәрендә “Волга” яшьләр үзәгендә “Кадр резервы” республикакүләм проектының 8нче сезонының икенче этабы узды. Проект ТР эшләр эшләре һәм сопрт министрлыгы һәм “ТР иҗади яшь академиясе” оешмасы белән оештырыла.
Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләр Порталы берьюлы түләгәндә һәм электрон гаризә биргән ЗАГС хезмәтләренә 30 % ташлама тәкъдим итә. Исегезгә төшерәбез, республика буенча 73% гаризәләр электрон рәвештә биредә.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин эшче һөнәрләре төбәк чемпионатында җиңүчеләр белән очрашты (WorldSkills Russia).
10 февральдә Мәскәүдә Россия-Словения бизнес-очрашуында яклар килешү төзеделәр. Бизнес-очрашу Россиягә Словения Республикасының Президенты Борута Пахора килү кысаларында булды.
“Татарстан Республикасы халкының социаль регистры” дәүләт мәгълүмати системасында 89 меңнән артык гаризә теркәленелгән. Алар нигезендә 89 мең индивидуаль программалар формалаштырылган.
2017 елның беренче яртыеллыгының язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча Татарстан лидерлар арасына керде. Татарстаннан соң Башкортстан, Алтай, Чувашия, Тыва, Кострама өлкәләре килә. Шулай ук лидерлар арасында Курск өлкәсе, Төньян Осетия Республикасы һәм Чечня Республикасы да бар.
Россия Почтасы Татарстанда бердәм курьер хезмәте булдырды.
Казанлы 2016 елда «Халык контроленә» 1200 мөрәҗәгать юллап, әлеге системага мөрәҗәгатьләр юллау буенча лидер булган. Аларның күбесе юл хәрәкәте куркынычсызлыгына кагылышлы булган. Бу хакта бүген 2016 ел йомгаклары һәм 2017 ел планнарына багышлап Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта җиткерделәр.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы “АК БАРС” БАНК белән берлектә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында “МИР” карталарын кулланышка кертте.
Бүген Иннополис университетында Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володинга «Гагарин» роботын тәкъдим иттеләр.