Бүген Иннополис Университетында 8нче Бөтенроссиякүләм интернет белән идарә итү форумы башланды. Әлеге чара дөньякүләм интернет челтәре проблемаларына багышланган.
Бу елны форумда АКШ, Кытай, Вьетнам, Армения, Белорусия, Казахстан һәм башка илләр вәкилләре катнаша.
Форум ачылышанда Интернет челтәре милли домен коорданацион үзәге директоры Андрей Воробьев чыгыш ясады. Хөкүмәт исеменнән ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы урынбасары Дмитрий Вандюков чыгыш ясады.