Бүгенге көннән Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында республиканың муниципаль районнары вәкилләрен “Электрон хуҗалык китабы” мәгълүмати-аналитик системасында эшләүгә өйрәтү семинарлары башланды. Һәр көнне 4 районны исәпләгән укыту апрель ахырына кадәр дәвам ителәчәк.
Тулысында “Электрон хуҗалык китабы” мәгълүмати-аналитик системасы гамәльгә 2017 елның 1 июленнән кертеләчәк.