Радио һәм элемтә көне алдыннан Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының иң яхшы хезмәткәрләре бүләкләнде.
Бүген Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов җитәкчелегендә 2017 елның I кварталы нәтиҗәләре буенча элемтә операторлары белән киңәшмә узды.
Бүген ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов 15-19 май көннәрендә Краснодарда узачак WorldSkills Russia милли чемпионаты финалында ИТ-компетенцияләр буенча катнашучы Татарстан командасы белән очрашты.
Татарстан делегациясе Европаның ЭРТИКО ИТС ассоциациясе җитәкчесе Якоб Бангсгаард белән очрашты. Делегация составына ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының урынбасары Анатолий Геллер, “Юл хәрәкәте иминлеге” оешмасы директоры Рифкат Миңнеханов, “Казан Телематика” оешмасы генераль директоры Марсел Нигмәтҗәнов керделәр.
Иннополиста Россия венчур форумы кысаларында “Технологик эшмәкәрлек 4.0: глобаль көндәшлеккә сәләтлек һәм төбәк уникальлеге” темасына панель дискуссиясе узды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Белгечләр технологик революция, сәнәгый роботлар кертелүгә карата үз фикерләре белән уртаклашты.
1 майда җанатарлар паспорты бирү буенча яңа үзәк ачылды - ул Четаев урамы, 10 йорт адресы буенча урнашкан.
ТР элемтә министрлыгы вәкилләре "Урман утырту көне" республика акциясе катнашты
Россия Почтасы самолетлары "Казан" аэропортына беренче рейс ясады. Ул 22 тонна йөк җиткерде. Алар алга таба Россия Почтасының логистик үзәгенгә эшкәртеләчәк.
017 елда Татарстанда яшәүчеләр республиканың “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасына ешрак мөрәҗәгать итә башлаган. Системаның беренче кварталы эшчәнлегенә кичә Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле аппаратында йомгак ясадылар.
ТР элемтә министрлыгы "Таттелеком" оешмасының еллык җыелмасында канташты. Чарада ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков катнашты.