Энди Триба Татарстанның ИТ-инфраструктурасы белән танышты

2017 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанга эш сәфәре белән АКШтан Техастан Crossover сервисын булдырусы Энди Триба килде. Элек  Intel компаниясенең стратегик үсеш директоры, ә хәзер  ИТ өлкәдә иң яхшы белгечләрне туплаучы, Татарстанның ИТ-инфраструктурасы белән танышты.

 Энди Трибаны Иннополис Университеттында укыту системасы белән таныштырдылар. Ә инде ИТ-парк буенча экскурсияне Казан ИТ-паркы директоры Антон Грачев үткәрде.

Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, Crossover компаниясе башлыгы Энди Трибның бу юлы Татарстанга килүе - Татарстан Республикасы делегациясенең апрель аендагы Америка Кушма Штатларына эш сәфәре нәтиҗәсе. Ул чакта делегация эре ИТ-компанияләр эшчәнлекләре белән танышты, шул исәптән Crossover. компаниясендә дә булды. 

Роман Шәйхетдинов билгеләгәнчә, Энди Триб һәм аның компаниясе Техас штатының бизнес даирәсеннән. Хәзерге вакытта компания Иннополиска игътибар итте һәм аның инфраструктурасы белән кызыксына. 

Бүген Crossover. компаниясе - ИТ хезмәткәрләрне җәлеп итү буенча иң эре платформаларның берсе.  Компания ИТ хезмәткәрләргә ихтыяҗлары булган оешмаларга квалификацияле хезмәткәрләрне сайлауда ярдәм итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International