ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Хөсәен Дириоз белән очрашты.

Республика халкы Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеше стратегиясен тормышка ашыру буенча фикерләшергә чакырыла.

Россиядә узачак Конфедерацияләр Кубогы-2017 ачылыш тантанасында илебезнең кабатланмас якларын күрсәтәчәкләр. Бу хакта футбол буенча дөнья федерациясенең (FIFA) рәсми сайтында язылган


17
май, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 19 маенда "Смена" мәдәният үзәгендә Java Day Kazan – 2017 конференциясе узачак.

ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында балалар бакчасы өчен түләү һәм аларны тикшерү популярлыгы ике тапкыр арткан. Әгәр 2016 елның апрель аенда гомуми суммасы 122,7 млн. сум булган 53 меңнән артык түләү башкарылса, агымдагы елның апрель аенда – 199,9 млн. сумлык 89 мең түләү теркәлгән. 


16
май, 2017 ел
сишәмбе

Бөек Ватан сугышы хәтирәләре илебезнең һәр гаиләсендә диярлек кагыла. Җиңү көне уңаеннан без ТР элемтә министрлыгы ветераны Инна Гриншпун белән аралаштык.

Россия Федерациясе Хөкүмәте хастаханәләрне 2018 елга кадәр югары тизлекле интернетка тоташтыру өчен 5,5 миллиард сум акча бүлеп бирү турында карар кабул иткән. Бу хакта Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров "Россия 24" телеканалына интервью вакытында сөйләде, дип яза ТАСС агентлыгы.

2017 елның 12-13 май көннәрендә Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында Ачык ишекләр көне узды.

Россиялеләр дәүләт хезмәтләреннән яшәү һәм теркәлү урынына бәйле булмыйча файдаланырга мөмкин. Хөкүмәт әлеге проект буенча төзәтмәләрне хуплаган. Тиздән документ Дәүләт Думасына тикшерү өчен тапшырылачак.

Бүген Казанда Бөтенроссиякүләм робот олимпиадасының республикакүләм этабы старт алды. Чара Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Иннополис Университеты белән оештырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International