Бүген конфедерацияләр кубогы кысаларында Алмания һәм Чили командалары арасында футбол матчы узачак. Исегезгә төшерәбез, матчка керер өчен җанатучы паспорты ясату мәҗбүри.
Fan-ID ясату өчен fan-id.ru сайтында гаризә тутырырга кирәк.
Паспортны махсус үзәкләрдән алырга кирәк. Алар Бауман урамы, 44/8 һәм Четаева, 8 адресы буенча урнашкан.
Җанатар паспорты – Конфедерацияләр кубогы буенча футбол матчларын тамаша кылу өчен мәҗбүри документ. Шул исәптән балаларга да. Ә чит ил гражданнарына ул Россиягә визасыз керү мөмкинлеге бирә. Әлеге мөмкинлек Конфедерацияләр кубогына кадәр 10 көн алдан һәм турнир төгәлләнеп 10 көн узганчы гамәлдә булачак.