ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстанда социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар белән эшчәнлек дәвам итә. Бүгенге көндә "ТР социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр һәм  балигъ булмаган балалар" мәгълүмати системасында 14 меңнән артык карточка булдырылган. Бүгенге көнгә 6 мең гаиләдән 12 мең балигъ булмаган бала исәпкә куелган.

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Кванториум " балалар технопаркын ачты.

Бүген Мәскәүдә РФ мәгариф һәм фән министрлыгында координацион совет утырышы узды. Утырыш РФ мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева җитәкчелегендә уздырылды. Утырышта региональара компетенцияләр үзәкләре булдыру турында сөйләштеләр.


11
июль, 2017 ел
сишәмбе

Казан  һәм Яр Чаллы шәһәре ИТ-паркларында кече һәм урта эшмәкәрлек өчен федераль бюджеттан финанслау өчен ИТ-проектлар гаризәләре каралды.

Бүген ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында Роман Шәйхетдинов "Мегафон" генераль директоры Сергей Солдатенко белән эш очрашуы узды. Очрашуда Татарстан Республикасы буенча кесә телефонының радиосигнал зоналары проблемаларын бетерү турында сөйләштеләр.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрылы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә табибка электрон рәвештә язылу терминалларын булдыру буенча эш алып бара. Бүгенге көнгә Татарстанның 325 терминалы модернизацияләнгән. Аларның 127се Казан поликлиникаларында урнаштырылган.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Мегафон" ГАҖ генераль директоры Сергей Солдатенков белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.

«Халык контроль» системасында 2017 елның I яртыеллыгында 25 меңгә якын мөрәҗәгать урнаштырылган, бу узган елның шушы аралыгы белән чагыштырганда 7 процентка күбрәк. Ел башыннан хәл ителгән мөрәҗәгатьләрнең өлеше 73 процентны тәшкил итә.


10
июль, 2017 ел
дүшәмбе

"Иннополис" аерым икътисади зона резиденты - "Ачык Мобиль Платформа" компаниясе - ике операцион система белән җиһазларның технологик прототибын булдырган. Аларның берсе – Android, икенчесе - Sailfish Mobile OS RUS мобиль системасы. Прототип Sony Xperia X смартфонында эшләтеп карала.


9
июль, 2017 ел
якшәмбе

Татарстан Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдиновның Россия почтасы көне белән котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International