Бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының Цифрлы үсеш һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев тармак ветераны Егорова Аделаида Ивановнаны 95 яшьлек юбилее белән котлады.
Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы барыгызны да 15 февральдә 14:00 сәгатьтән 18:00гә кадәр Казан шәһәре, Б.Галиев ур., 3а адресы буенча узачак «Абитуриент көне»нә чакыра.
8-9 февральдә ИТ-паркта Бизнес-инкубаторга 40 сайлап алу узды. Сайлап алуның турыдан-туры этабына барлыгы 22 проект кертелде, аларның 7 се яңа резидентлар булды. Узган ике көн эчендә катнашучылар үз эшләнмәләрен тәкъдир иттеләр һәм экспертлардан кире элемтә алдылар, үсеш һәм мөмкин булган эшчәнлек юнәлешләре буенча тәкъдимнәр алдылар.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында «Иминиятләштерү» дигән яңа бүлек барлыкка килде. Әлеге сервис ярдәмендә порталдан файдаланучылар иминият хезмәтләрен «Ак Барс Иминиятләштерү» компаниясе офисыннан башка да уңайлы вакытта ала алалар.
Бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында тармак предприятиеләре һәм ведомство буйсынуындагы оешмалар белән чираттагы атналык киңәшмә узды.
Иннополис университеты мәйданчыгында 21 яшькә кадәрге Казан, Иннополис, Нурлат һәм Чистайдан 10 команда арасында «Киберкуркынычсызлык» һәм «Виртуаль һәм өстәмә чынбарлыкны эшләү» компетенцияләре буенча ярышлар тәмамланды. Җиңүчеләр үз компетенцияләре буенча Россия чемпионатына юл тотачак.
Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «Мәгариф системасын үстерү һәм мониторинглау өлкәсендә инновацияләргә ярдәм итү» ведомство максатчан программасы кысаларында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгыннан грант бирү өчен конкурста катнашты һәм җиңүче булды. Бу җиңү аркасында техникумда 5 яңа остаханә эшли башлады.
Казанда Саклык банкының «21 мәктәбе» - белем бирү проектын ачу тантанасы булды, ул якындагы берничә елда республика һәм бөтен ил эш бирүчеләренә дөнья дәрәҗәсендәге программистларны алырга мөмкинлек бирәчәк. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Сбербанк президенты, идарә рәисе Герман Греф катнашты.
Бүген «Казан-Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасының инновацион эшләнмәләре күргәзмәсе узды. Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Сбербанк идарәсе рәисе, Президент Герман Грефка республиканың цифрлы чишелешләрен тәкъдим итте һәм Татарстанның цифрлы трансформациясе турында сөйләде.
5-7 февральдә Казан, Иннополис, Нурлат һәм Чистайдан килгән 10 команда «Киберкуркынычсызлык» һәм «Виртуаль һәм өстәмә чынбарлыкны эшләү» компетенцияләре буенча Россия чемпионатына юлламалар өчен көрәшәчәк.