Дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкләрне булдыру һәм үстерү өчен грантлар алу буенча конкурс сайлавы башланды. Гаризалар кабул итү башлануы турында РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына хәбәр иттеләр.
Дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкләр булдыру программасы «Фән» милли проекты составына керә. 2023 ел ахырына Россиядә шундый 11 үзәк булдырылырга тиеш.
2020 елга конкурс сайлап алу фәнни-технологик үсеш приоритетлары буенча тикшеренүләр һәм эшләнмәләрне башкара торган дөнья дәрәҗәсендәге өч фәнни үзәк булдыруга субсидияләр рәвешендә грантлар бирүне күздә тота.
Яңа үзәкләр булдыру планлаштырыла торган өстенлекле юнәлешләр: цифрлы технологияләр һәм ясалма интеллект, роботлаштырылган системалар, махсус медицина, киберкуркынычларга каршы тору технологияләре, интеллектуаль транспорт һәм телекоммуникация системалары һ. б.
2021 елга кадәр барлык грантларның чик күләме 3 млрд. 92 млн. 690 мең сум тәшкил итә (2020 елга - 2 394 621 мең сумга кадәр; 2021 елга – 698 069 мең сумга кадәр).
Конкурста катнашу өчен документларны 20 апрельгә кадәр (бу көнне дә кертеп) җибәрергә мөмкин. Аларны оештыручының почта адресына җибәрергә кирәк: 125009, Мәскәү шәһәре, Тверь урамы, 11.